Балык Бистәсе районын тикшерү барышында Идел-Кама районы инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны ачыкладылар. Олы Елга авыл җирлеге территориясендәге Сорочьи Горы авылында белгечләр көнкүреш калдыкларын ташлау фактын теркәделәр.
Законсыз чүплекнең мәйданы 50 кв. м тәшкил итә.
Балык Бистәсе районының Олы Елга авыл җирлеге башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау һәм чүплекне бетерү турында кисәтү бирелде.