ТР экология министры урынбасары Илнур Насретдинов экология өлкәсендәге иң яхшы волонтерларны бүләкләде

2025 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе

Казанда Ирекле ярдәмчелек (волонтерлык) өлкәсендә «Мәрхәмәтле Татарстан» 2025 республика премиясенә йомгак ясалды. Премиягә республиканың 45 районыннан барлыгы 517 гариза бирелгән.

Бүләкләү тантанасында ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Илнур Насретдинов катнашты. Ул җиңүчеләрне котлады һәм экология һәм хайваннарга ярдәм итү өлкәсендә иң яхшы волонтерларны бүләкләде.

«Әйләнә-тирә мохитне саклауга зур көч куйган барлык катнашучыларга, волонтерларга һәм битараф булмаган кешеләргә рәхмәт. Шулай ук сакчыл технологияләр кулланган һәм табигать ресурсларын дөрес кулланган предприятиеләргә рәхмәт белдерәм. Белгәнебезчә, номинациядә 8 яшьтән өлкәнрәк балалар катнаша. Балалар өлкәннәргә үрнәк күрсәткәндә – бу бик кыйммәт тора. Үзегезнең гамәлләрегез нәтиҗәсендә сез безнең дөньяны чистартасыз һәм яшелләндерәсез. Барыгызга да рәхмәт! Сез бүлешкән хәер-рәхмәт икеләтә артып, шатлык бүләк итсен!» - диде Илнур Насретдинов.

Премия йомгаклары буенча «Экология өлкәсендә ел волонтеры» исеме Түбән Камадан Ринат Нигъмәтуллинга, ә «Хайваннарга ярдәм итү өлкәсендә ел волонтеры» исеме Чаллыдан Гөлчәчәк Потаповага бирелде.

Барлык җиңүчеләрне котлыйбыз һәм ирекле эштә алга таба да уңышлар телибез!

Исегезгә төшерәбез, «Мәрхәмәтле Татарстан» премиясе 2021 елда старт алды. Төп максаты – Татарстан Республикасы территориясендә ирекле эшчәнлекне гамәлгә ашыруда күренекле нәтиҗәләр өчен халыкны һәм оешмаларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү. Оештыручылар – Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Иреклелекнең мәгълүмати-ресурс үзәге» АКО.

Фотоны «Мәрхәмәтле Татарстан» 2025 РФДУ  рәсми төркеме тәкъдим итте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International