Тукай районы мәктәп укучыларына экологлар калдыкларны икенчел эшкәртү турында сөйләде

2025 елның 10 декабре, чәршәмбе

Тукай районының Новый поселогы мәктәбендә акыллы куллану турында экология дәресе үткәрелде. Кама буе идарәсе инспекторлары балаларга икенчел эшкәртүнең нәрсә икәнен һәм аның табигатьне саклау өчен ни өчен мөһим булуы турында сөйләделәр.

Кәгазь, пластик һәм металл мисалында балалар гадәти әйберләрнең ничек икенче тормышка ия була алуын аңладылар. Балалар, өйдә макулатура, батарея, иске электроника җыябыз, аннары утильләштерүгә җибәрәбез, дип уртаклаштылар.

«Калдыкларны дөрес бүлеп, без яңа файдалы әйберләр тудырып кына калмыйча, әйләнә-тирә мохитне дә саклый алабыз. Афәрин, хәзердән үк табигатьне сакларга ярдәм итәсез!» – дип билгеләделәр Кама буе идарәсе инспекторлары.

Экодәрес азагында укучылар уен-викторина үттеләр, анда экология өлкәсендәге сорауларга җавап бирделәр һәм алган белемнәрен ныгыта алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International