Арча районын күчмә тикшерү барышында Төньяк идарә инспекторлары Олы Бирәзә авылында хокук бозу очрагын ачыкладылар. Бирәзә елгасының яр буе полосасында белгечләр көнкүреш калдыклары урынын теркәделәр. РФ Су кодексының 65 ст. нигезендә җитештерү һәм куллану калдыкларын су саклау зоналары һәм яр буе саклык полосалары чикләрендә урнаштыру тыела.
Чүплекнең мәйданы 30 кв.метр тәшкил итә.
Арча районы башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозмау турында кисәтү һәм хокук бозуны бетерү турында таләп җибәрелде.