Экология министрлыгы инспекторлары кисәтүе буенча Казанда чүплек бетерелде

2025 елның 9 декабре, сишәмбе

ТР Экология министрлыгына Казанның Яңа Савин районы, Хөсәен Ямашев урамындагы каты коммуналь калдыкларны җыю бункерының янәшәдәге территориясен чүпләү турында халыктан мөрәҗәгать килде.

Үзәк идарә инспекторлары оператив рәвештә урынга чыктылар һәм хокук бозуны расладылар. Белгечләр 30 кв.м мәйданда көнкүреш калдыклары белән чүпләнүне теркәделәр.

Хокук бозучыга, ә ул юридик зат булып чыкты, табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуның ярамавы турында кисәтү һәм хокук бозуны бетерү турында таләп җибәрелде. Бүгенге көндә чүплек урыны тәртипкә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International