Буа районы территориясен тикшерү барышында Идел аръягы идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны ачыкладылар. Мөкерле авылы читендә белгечләр көнкүреш калдыкларын ташлау фактын теркәделәр.
Бозу мәйданы – 3909 кв.м, ә күләме 6255 куб.м тәшкил итте.
Мәгълүмат Мөкерле авыл җирлеге башкарма комитетына тапшырылды. Бүгенге көндә чүплек урыны тәртипкә китерелгән.