Тукай районында экологлар рөхсәтсез ике чүплекне теркәделәр

2025 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе

Тукай районын күчмә тикшерү кысаларында Кама буе идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозу очракларын ачыкладылар.

Экологлар Шилнәбаш авыл җирлеге территориясендә  калдыкларны рөхсәтсез җыю урынын теркәде. Чүплекнең мәйданы 42 кв.метр тәшкил итә.

Авыл җирлеге башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозмау турында кисәтү җибәрелде.

Икенче чүплек Тукай районының Кече Шилнә авыл җирлегендә ачыкланды. Хокук бозуның гомуми мәйданы 29 кв.м тәшкил итә.

Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрыннан алынган өземтәдә кишәрлеккә теркәлгән хокуклар турында белешмәләр булмаганлыктан,

Кече Шилнә авыл җирлеге башкарма комитетына кисәтү җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International