Халык мөрәҗәгатьләре буенча экологлар Чистай районында чүплек таптылар

2025 елның 26 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология министрлыгына «Халык контроле» системасы аша Чистай районының Чистай Выселкасы авылында чүп-чар туплау турында татарстанлылардан мөрәҗәгать килде.

Идел-Кама идарәсе инспекторлары урынга чыкты. Территорияне тикшергәндә хокук бозу расланды.

Экологлар авылның төньяк-көнбатыш ягында төзелеш калдыкларын рөхсәтсез җыю урынын теркәделәр. Чүплекнең гомуми мәйданы 40 кв.м тәшкил итә.

Чистай Выселкасы авыл җирлеге башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтү бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International