Казан районара табигатьне саклау прокуратурасының рөхсәтсез чүплек турындагы соравы буенча Үзәк идарә инспекторлары Казанның Идел буе районына бардылар. Территорияне тикшергәндә экологлар 1 нче Трактор урамында көнкүреш калдыклары чүплеген теркәделәр.
Хокук бозуның гомуми мәйданы – 278 кв.м, күләме – 139 куб.м.
Казан башкарма комитетының Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясенә мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау һәм калдыкларны рөхсәтсез җыю урынын бетерү турында кисәтү җибәрелде. Күрсәтелгән таләпләр үтәлмәгән очракта, хокук бозучыга карата дәгъва характерындагы чаралар кулланылачак.