ТР Экология министрлыгының Ык буе идарәсенә халыктан мөрәҗәгать килде. Татарстанлылар Ютазы авылыннан ерак түгел туфракның уңдырышлы катламын күчерү буенча законсыз эшләр алып баруына зарланды.
Ык буе идарәсе инспекторлары оператив рәвештә урынга чыктылар. Территорияне тикшерү барышында хокук бозу расланды. Урында төягечле экскаваторлар эшли, файдалы казылмаларны алу рөхсәт документациясеннән башка алып барыла иде.
Эшкәртелгән карьерның гомуми мәйданы – 1814 кв.м, тирәнлеге – 3,65 м.
Экологлар пробалар алдылар, хәзерге вакытта алар экспертиза уза. Белдерелгән нәтиҗәләрдән соң туфракка китерелгән зыян күләме исәпләнәчәк.
Эш буенча мәгълүмат, гаеплеләрне ачыклау өчен, Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча бүлегенә җибәрелде.