Яңа Чишмә районында экологлар тарафыннан рөхсәтсез чүплек ачыкланды

2025 елның 19 ноябре, чәршәмбе

ТР Экология министрлыгына «Халык контроле» мәгълүмат системасы аша халык мөрәҗәгате керде. Заявка буенча, татарстанлыларны Яңа Чишмә районының Екатерина Бистәсе авылында капчык-капчык чүп җыеюлары борчый.

Идел-Кама идарәсе инспекторлары оператив рәвештә урынга чыктылар. Территорияне тикшергәндә хокук бозу расланды.

Чүплекнең гомуми мәйданы 40 кв.м тәшкил итә.

Яңа Чишмә районы башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозмаска дигән кисәтү бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International