«Халык контроле» системасы аша килгән мөрәҗәгатьне карау кысаларында Кама буе идарәсе инспекторлары Алабуга шәһәрен тикшерделәр. Инспекторлар Тугаров урамында җитештерү һәм куллану калдыкларын рөхсәтсез җыю урынын ачыкладылар.
Төзелеш һәм ремонт эшләреннән калган чүп-чар, шулай ук сортларга аерылмаган торак калдыклары 97 кв.м мәйданны чүпләгән, чүплек күләме 34 куб.м тәшкил итә.
Алабуга районы башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтү һәм хокук бозуны бетерү турында таләп белдерелде.
Бүгенгә санкцияләнмәгән чүплек бетерелгән.