Экология министрлыгы инспекторлары Әлмәттәге мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен экологик квест үткәрделәр

2025 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе

Әлмәт шәһәренең 32 нче балалар бакчасында квест форматында экодәрес узды. Дәресне балалар бакчасы педагоглары ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары белән берлектә әзерләделәр һәм үткәрделәр. Уен балаларга табигатьне саклауның мөһим кагыйдәләрен җиңел үзләштерергә ярдәм итте.

Балалар биремнәрне мавыгып үтәделәр, табигать турындагы табышмакларны чиштеләр һәм әйләнә-тирә дөнья турында бик күп яңалык белделәр. Алар урманга, суга һәм һавага сакчыл карауның ни өчен мөһим икәнлеген үзләре тикшереп карадылар.

«Без нәкъ менә уен форматында — квестлар һәм табышмаклар аша — балаларның кагыйдәләрне җиңел үзләштереп кенә калмыйча, ә үзләренең дә урманны һәм суны саклауның ни өчен шулай мөһим булуын аңлый башлавына инандык. Әлеге беренче аңлы нәтиҗәләр – табигатькә гомер буе җаваплы мөнәсәбәт нигезен формалаштыручы иң кыйммәтле нәтиҗә», – дип билгеләп үтте ТР Экология министрлыгы инспекторы Алинә Җәләлетдинова.

Квест вакытында балалар яңа белемнәр алдылар, экологик мәсьәләләрне хәл иткәндә аларны гамәлдә куллана алдылар. Алар калдыкларны сортларга аеру кагыйдәләре белән таныштылар һәм туган якның табигый байлыкларын саклауның мөһимлеге турында белделәр.

Экодәрес азагында балалар ТР Экология министрлыгыннан бүләккә төсле танып белү китапларын алдылар. Хәзер балалар ата-аналары белән өйдә табигать дөньясы белән танышуны дәвам итә алачаклар.

Мондый дәресләр үсеп килүче буында экологик культура формалаштыруга юнәлдерелгән һәм «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында эшнең мөһим өлеше булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International