Азнакай районын мониторинглау кысаларында Ык буе идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны ачыкладылар. Актүбә шәһәр тибындагы бистәсендә экологлар өч санкцияләнмәгән чүплекне теркәде.
95 кв.м мәйданлы беренче хокук бозуны инспекторлар Чулпан урамында ачыкладылар. Чүплектә асфальт-бетон катламнары калдыклары бар иде.
Икенче хокук бозуны экологлар Ленинград урамында теркәделәр. Чүплекнең мәйданы 170 кв.м тәшкил итә.
Өченче хокук бозу Мәктәп урамында ачыкланды. Чүплекнең мәйданы 20 кв.м тәшкил итә.
Актүбә штп башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозмаска дигән кисәтү бирелде.