Экологлар кисәтүе буенча Алабугада чүплек бетерелде

2025 елның 10 ноябре, дүшәмбе

Элегрәк Кама буе идарәсе инспекторлары Алабуга шәһәрендә рөхсәтсез калдыклар ташлау урынын ачыклаганнар иде. «Радуга-1» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте территориясендә экологлар сортировкаланмаган торак калдыкларын ташлау фактын, шулай ук биналарны җимерүдән һәм сүтүдән калган калдыкларны теркәделәр.

Хокук бозу мәйданы 98 кв.м тәшкил итә.

Алабуга районы башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтү һәм хокук бозуны бетерү турында таләп белдерелде. Бүгенгә законсыз чүплек бетерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International