Экология министрлыгының яшь белгечләре зона сайлап алу этабында өченче урынны алдылар һәм фестивальнең финалына үттеләр! Балалар «Вокал» номинациясендә «Пусть миром правит любовь» композициясе белән чыгыш ясыйлар.
Финал бүген узачак һәм безнең балалар чыгышын сылтама буенча 14:30 да карарга мөмкин булачак.
Экология министрлыгы командасы 12 номер астында чыгыш ясый. Әйдәгез, артистларыбызга ярдәм итик!
Исегезгә төшерәбез, «Наше время — Безнең заман» – ел саен үткәрелә торган ачык республика телевизион фестивале, ул ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырылган. 2025 елда фестиваль 13 нче тапкыр уздырыла.
Фотоны «Наше время – Безнең заман» фестиваленең рәсми төркеме тәкъдим итте