Экологлар Казанда санкцияләнмәгән чүплекне ачыкладылар

2025 елның 10 ноябре, дүшәмбе

ТР Экология министрлыгына Казанның Мартын Межлаук урамында калдыкларны җыю турында халыктан мөрәҗәгать килде. Үзәк идарә инспекторлары оператив рәвештә урынга чыктылар.

Территорияне тикшергәндә хокук бозу расланды. Чүплекнең гомуми мәйданы 228 кв.м тәшкил итә.

Җир кишәрлекләренең өч оешманыкы булуы ачыкланды. Административ хокук бозулар турында РФ кодексының «Шәһәр төзелеше эшчәнлеген гамәлгә ашырганда һәм предприятиеләрне, корылмаларны яисә башка объектларны эксплуатацияләгәндә экологик таләпләрне үтәмәү» 8.1 ст. буенча юридик затларга кисәтүләр җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International