Экологлар кисәтүе буенча Чаллыда чүплек бетерелде

2025 елның 7 ноябре, җомга

Элегрәк ТР Экология министрлыгының Кама буе идарәсе инспекторлары Чаллы шәһәрендә рөхсәтсез чүплек тапкан иде. Автозавод районындагы җир кишәрлегендә экологлар төзелеш һәм ремонт эшләре калдыкларын, шулай ук полимер материаллардан ясалган савытларны ташлау фактын теркәделәр.

Кагыйдә бозу мәйданы 83 кв.м, ә күләме 29 куб.м тәшкил итә.

Чаллы шәһәре башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтү һәм хокук бозуны бетерү турында таләп белдерелде. Бүгенге көндә чүплек бетерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International