Үзәк идарә инспекторлары Казанда 228 кв.м мәйданлы чүплекне теркәделәр

2025 елның 7 ноябре, җомга

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына Казанның Мартын Межлаук урамындагы законсыз чүплек турында халык мөрәҗәгате килде.

Үзәк идарә инспекторлары оператив рәвештә урынга чыктылар. Территорияне тикшерү барышында төзелеш һәм ремонт эшләре калдыкларын ташлау факты расланды. Законсыз чүплекнең мәйданы 228 кв.м тәшкил итә.

Җир кишәрлекләре милекчеләренә табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозмау һәм рөхсәтсез чүплекне бетерү турында кисәтүләр җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International