Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы эшкуарлык эшчәнлеге субъектларының эш вакытында, һәр айның беренче сишәмбесендә, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән файдалану өлкәсендә аларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен бозу, шулай ук дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм коррупциягә каршы көрәш турындагы законнар таләпләрен үтәмәү мәсьәләләре буенча шәхсән табигатьне саклау прокуратурасына мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булуы турында хәбәр итә.
11 ноябрьдә 10:00 сәгатьтә эшкуарларны түбәндәге адрес буенча кабул итү була: Казан шәһәре, Назарбаев ур., 15 йорт. Закон бозулар турындагы белешмәләр булган мәгълүмат тикшерү чараларын оештыру өчен нигез булып тора.
Шәхси кабул итүгә язылу өчен элемтә мәгълүматлары: (843) 590-66-36, kazp@381.mailop.ru.