Зеленодольскта эшләүче яшьләрнең «Наше время — Безнең заман» республика телевизион иҗат фестиваленең сайлап алу этабы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
Министрлыкның яшь белгечләре «Музыка» номинациясендә (ансамбльләр) өченче урынны алдылар һәм финалга үттеләр.
Тантаналы бүләкләүдән соң команда шулай ук гала-концертта үз номеры белән чыгыш ясады.
Исегезгә төшерәбез, «Наше время — Безнең заман» фестиваленең финалы 10 ноябрьдә Казанның Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында узачак.