Экология министрлыгы командасы «Наше время — Безнең заман» фестивале финалына үтте!

2025 елның 1 ноябре, шимбә

Кичә кич Министрлыкның 25 яшь хезмәткәре Зеленодольск сәхнәсендә вокаль номер белән чыгыш ясады. Бу номинациядә 70 номер тәкъдим ителгән иде. Сайлап алу этабы йомгаклары буенча Министрлык командасы фестиваль финалына үтте.

Безнең яшьләр 10 ноябрьдә Казандагы Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында җиңү өчен көрәшәчәк.

Исегезгә төшерәбез, «Наше время — Безнең заман»  – ел саен үткәрелә торган ачык республика телевизион фестивале, ул ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырылган. 2025 елда фестиваль 13 нче тапкыр уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International