Хәзер яшьне MAX кушымтасы ярдәмендә расларга мөмкин

2025 елның 1 ноябре, шимбә

Мах кушымтасына цифрлы ID – ул яшьне җиңел һәм гади расларга мөмкинлек бирә торган кәгазь документларның аналогы. Моның өчен динамик QR-код кулланырга кирәк, ул һәр 30 секунд саен яңартыла.

Цифрлы ID инде кибетләрнең үз-үзеңә хезмәт күрсәтү кассаларында кулланырга мөмкин. Моның өчен кассада MAX ярдәмендә яшьне раслауны сайларга кирәк. Операцияне кибет хезмәткәрен чакырмыйча гына үткәрергә мөмкин булачак.

Яшең 18 яшьтән өлкәнрәк, РФ гражданины паспорты, гамәлдәге биометрия, Дәүләт хезмәтләре кушымтасы бар икән, телефонда камера булып, ул йөзне яки бармак эзен тануны хуплый икән, шулай ук Дәүләт хезмәтләре порталында хисап язмасы расланган икән, ул чакта цифрлы ID булдырырга мөмкин.

Әгәр цифрлы ID барлыкка килгән вакытта биометрия булмаса, аны яңа үрнәктәге чит ил паспорты буенча теркәргә мөмкин, шәхсән КФҮ барып яки мондый хезмәтне күрсәтүче банклар аша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International