Экологлар комиссия составында наркотикларны юкка чыгаруда катнашты

2025 елның 24 октябре, җомга

Төньяк идарә башлыгы Ленар Касыймов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, Балтач суды карарын үтәделәр һәм матди дәлилләрне юк иттеләр.

Полиция бүлеге территориясендә экологлар күзәтүе астында 6405 грамм наркотик матдә яндырылды.

Исегезгә төшерәбез, наркотиклар, психотроп матдәләр һәм аларның прекурсорлары, шулай ук алга таба куллану максатка ярашлы түгел дип табылган кораллар һәм җиһазлар Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән тәртиптә, РФ Федераль законының 29 ст. нигезендә юк ителергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International