Бу кышта ук экологик мониторингка багышланган форум узачак

2025 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе

1 һәм 2 декабрьдә Мәскәүдә Экомониторингны үстерү ассоциациясе оештырган «Россиядә Экомониторинг» Гомумроссия форум-күргәзмәсе узачак.

Чара федераль һәм региональ хакимият органнары, сәнәгать предприятиеләре, фәнни үзәкләр вәкилләрен һәм җайланмалар җитештерүчеләрне берләштерәчәк.  

Сессияләрдә катнашучылар әйләнә-тирә мохитне мониторинглау системаларын комплекслы үстерү турында фикер алышачаклар. Алар шулай ук форум күргәзмәсендә дә була алачак: һава сыйфатын автомат рәвештә контрольдә тотуның стационар постларын, сәнәгать агызмаларын мониторинглау җайланмаларын, агып төшүче суларның сыйфатын автоматлаштырылган нигездә контрольдә тоту системасын һәм башкаларны күрү мөмкинлеге булачак.

Барлык җентекле мәгълүмат рәсми сайтта бар: https://ecomonitoring-tech.ru/forum_arem.

Исегезгә төшерәбез, форумның төп максаты – хакимият органнарының экологик мониторингның югары технологияле системасын үстерү, «Экологик иминлек» илкүләм проекты максатларына ирешү өчен үзебезнең ил җиһазларының иң яхшы үрнәкләрен алга җибәрү буенча көчләрен һәм мөмкинлекләрен берләштерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International