Халык мөрәҗәгатьләре буенча Экология министрлыгы инспекторлары Чаллыдагы чүплекләрне ачыкладылар

2025 елның 15 октябре, чәршәмбе

ТР Экология министрлыгына «Халык контроле» системасы аша гражданнардан Чаллы шәһәрендә санкцияләнмәгән чүплекләр турында мөрәҗәгатьләр килде. Кама буе идарәсе инспекторлары урыннарга чыктылар.

Беренче хокук бозу Үзәк районда теркәлде. Экологлар борт һәм таш ватыклары, брусчаткалар чүплеген ачыкладылар. Хокук бозу мәйданы 45 кв.м тәшкил итте. Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрыннан алынган өземтә нигезендә җир кишәрлеге юридик затлар балансында тора. Оешмага табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозмаска дигән кисәтү белдерелде.

Икенче бозу шулай ук Чаллы шәһәрендә ачыкланды. Чүплек составы буенча беренчесенә охшаш диярлек, моннан тыш монда төзелеш һәм үсемлек калдыклары, шиннар, полиэтилен һәм полипропилен табылды. Хокук бозу мәйданы 64 кв.м тәшкил итә. Чаллы шәһәре башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозмаска дигән кисәтү бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International