Татарстанда утильләштерүгә 104 тонна электролом җыелган

2025 елның 9 октябре, пәнҗешәмбе

Республикада «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән «Утильләштерү мәктәбе: электроника» программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Сентябрьдә программа кысаларында 7,3 тонна электрон һәм электр җиһазлары җыелган һәм утильләштерүгә чыгарылган. Экологик акциядә Казаннан һәм Зеленодольск районыннан 10 бюджет оешмасы катнашты.

Ел башыннан барлыгы 104 тонна электрон һәм электр җиһазлары калдыкларын җыеп, утильләштерүгә озатуга ирешелде. Программага 197 бюджет оешмасы кушылды.

Федераль программа халыкка экологияле һәм уңайлы рәвештә үз срогын үтәгән техниканы эшкәртүгә тапшырырга мөмкинлек бирә. Катнашу өчен теркәлергә һәм Фонд сайтында гариза калдырырга кирәк: www.eko-fond.ru. 

Утильләштерүгә тапшырырга була:

    • компьютер һәм офис техникасын;

    • көнкүреш техникасын (кер юу машиналарын һәм суыткычларны да кертеп);

    • электр инструментларын;

    • фәнни һәм медицина техникасын;

    • телефоннар һәм шәхси гаджетларны;

    • электрон һәм электр уенчыкларын;

    • картриджларны (тапшырыла торган техника күләменең 10% тан артмаска тиеш).

Татарстан Республикасында «Утильләштерү мәктәбе: электроника» федераль экологик программасын үткәрү графигы белән Татарстан Республикасы Экология министрлыгы сайтында «Файдалы мәгълүмат» бүлегендә танышырга мөмкин: https://eco.tatarstan.ru/egkoloicheskaya-programma-shkola-utilizatsii.htm, шулай ук Фонд сайтында: https://eko-fond.ru/electronics/schedule/#city-12.

Киләсе җыю эшләре Чаллы шәһәрендә, Тукай һәм Сарман районнарында узачак.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан программада бик актив катнаша. 2024 ел йомгаклары буенча республика 366 тонна электроника җыеп, «Лидер төбәкләр» номинациясендә икенче урынны алды. Бюджет оешмаларыннан теркәлүләр саны буенча Татарстан федераль программага кушылган төбәкләр арасында алдынгы урынны алды. Бу 2123 заявка биргән 787 оешманың эш нәтиҗәсе.

Утильләштерү, документларның тулы комплекты бирелеп, табигатьне саклау законнары нормаларына туры китереп башкарыла.

Белешмә: «Утильләштерү мәктәбе: электроника» программасы электрон җиһазларны дөрес утильләштермәүдән әйләнә-тирә мохиткә зыянны киметүгә һәм халык арасында хәвефле калдыкларны җыюга аңлы рәвештә якын килүне популярлаштыруга юнәлдерелгән. Ул Татарстанда 2022 елдан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы арасындагы килешү кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International