Игелек һәм хөрмәт көнендә Экология министрлыгы хезмәткәрләре өлкән хезмәттәшләре янына бардылар

2025 елның 1 октябре, чәршәмбе

Традиция буенча, территориаль идарәләр хезмәткәрләре үзләренең экология тармагының башлангычында торган ветераннарны котлыйлар.

Бу үз хезмәтләре һәм тәҗрибәләре белән бүгенге табигатьне саклау эшчәнлегенә нигез салган кешеләр. Аларның белемнәре һәм киңәшләре безгә әле дә эштә ярдәм итә. Төньяк идарә хезмәткәрләре үзләренең өлкән хезмәттәшләре – Наталья Владимировна Новикова һәм Фирдаус Камилловна Латыш янына бардылар. Наталья Владимировна белән Фирдәвес Камилловна Арча шәһәрендә эшләгәннәр. Наталья Владимировна 20 елга якын Министрлыкның Төньяк идарәсендә инспектор булып эшләгән, ә Фирдәвес Камилловна эколог һөнәренә 23 ел гомерен биргән.

«Без сезгә игелекле, хезмәт сөючән һәм җаваплы булуыгыз өчен рәхмәтле. Сезгә ныклы сәламәтлек һәм иң хәерлесен телибез! Без сез булдырганны сакларга һәм арттырырга тырышачакбыз», - шундый сүзләр белән Төньяк территориаль идарәсе белгечләре үзләренең ветеран коллегаларын котладылар.

 Барлык котлауларга кушылабыз һәм тармак ветераннарына күпьеллык хезмәтләре һәм үз эшләренә тугры булулары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Сезнең үрнәгегез өчен рәхмәт! Сезгә сәламәтлек, көч һәм күңел җылысы телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International