Арча районында экологлар рөхсәтсез чүплек таптылар

2025 елның 22 сентябре, дүшәмбе

Арча районы территориясен мониторинглау барышында Төньяк идарә инспекторлары тарафыннан рөхсәтсез чүплек ачыкланды. Иске Кырлай авылы янында экологлар төзелеш һәм ремонт эшләреннән калган калдыкларны, көнкүреш һәм үсемлек калдыкларын законсыз урнаштыру урынын таптылар.

Бозу мәйданы – 120 кв.м, ә күләме – 30 куб.м.

Чүплек урнашкан җир кишәрлеге авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир категориясенә ия, ә хокукка юридик зат ия. Эш буенча материаллар чаралар күрү өчен Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзорга җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International