Бүген «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Россия суы» өмәсе кысаларында экология министры Александр Шадриков Казансу елгасы буендагы урман утыртмаларын реконструкцияләү буенча яңа сынау проектын игълан итте. Проект су объектын экотернәкләндерү буенча комплекслы фәнни-тикшеренү эшенең мантыйкый дәвамы булып тора, ул Министрлык тарафыннан 2022 елдан башлап алып барыла.
«Казансу елгасында фәнни-тикшеренү эшләре кысаларында, елганы экосавыктыруны дәвам итеп, без ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм СИБУР компаниясе ярдәме белән Казансу елгасы буендагы су саклау зонасын торгызу эшләрен башлап җибәрдек. Без эшли башлаячак беренче участок билгеләнде инде».
Эшләрне Арча муниципаль районының Үрнәк авыл җирлеге территориясендә башлау планлаштырыла. Урман торгызу эшләренең мәйданы 4,18 гектар тәшкил итә
Яңа инициатива елга ярлары буйлап сулыкларны саклаучы урман полосалары булдыруга юнәлтелгән, фәнни тикшеренүләр күрсәткәнчә, бу — сулыкларның диффуз пычрануына – авыл хуҗалыгы кырларыннан, терлекчелек фермаларыннан һәм сәнәгать мәйданчыкларыннан килә торган көйләнми торган агынтыга каршы көрәшнең иң нәтиҗәле ысулларының берсе.
Белешмә:
«Татарстан Республикасы елгалары һәм сулыкларының экологик торышын яхшырту» комплекслы проекты Россия Табигать министрлыгы ярдәмендә тәкъдим ителде һәм 2022 елдан гамәлгә ашырыла. Ул Татарстан Экология министрлыгы тарафыннан Казан федераль университеты, ТР Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты һәм Россия Фәннәр академиясе белгечләре белән берлектә эшләнгән.
Волонтерларны җәлеп итеп, Рус география җәмгыяте көче белән үткәрелгән тикшеренүләрнең беренче этабы кысаларында Казансу елгасы бассейнына тискәре йогынты ясауның төп нокталары ачыкланды, аның торышына мониторинг көчәйтелде, шулай ук язгы ташу чорында махсус тикшеренүләр үткәрелде.
2023 елдан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән «Ирекле агым» проекты кысаларында елга үзәнен чистарту эшләре башланды.
2023-2024 елларда «Экология» Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты (Мәскәү шәһәре) белгечләре тарафыннан фәнни-тикшеренү эшләре нәтиҗәләре буенча хисап әзерләнде, анда диффуз агымга каршы көрәш буенча беренче чираттагы чаралар тәкъдим ителде.
Хәзер, үткәрелгән тикшеренүләр нигезендә, Экология министрлыгы яңа этапка — елга буендагы урман утыртмаларын реконструкцияләүгә күчә.
Проектның төп үзенчәлекләре:
* Проект антропоген-үзгәртелгән территорияләрдән су объектларына пычраткыч матдәләрнең диффуз керүен киметүгә юнәлдерелгән
* Казансу елгасы һәм аның кушылдыклары ярлары буендагы су саклаучы урман утыртмаларын реконструкцияләүне күздә тота
Проектның федераль әһәмияте
Казансу елгасы буенда су саклагыч урман полосаларын булдыру буенча сынау проекты Татарстан өчен генә түгел, бөтен Россия өчен дә зур әһәмияткә ия. Эшләр нәтиҗәләре бөтен ил буенча елгаларның торышын яхшырту буенча өстенлекле чаралар буенча карарлар кабул итү өчен нигез булачак, чөнки пычрану чыганаклары күпчелек сулыклар өчен бер типта.
Проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә елганы торгызу буенча чаралар комплексы эшләнер дип көтелә, ул Россия Федерациясенең башка су объектларында да кулланылырга мөмкин.