«Экологик машина төзелеше» халыкара конференциясе бу көздә үк тармакның иң яхшы белгечләрен җыячак

2025 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе

20 ноябрьдә Мәскәүдә «Экологик машина төзелеше» халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак. Чара җитештерүдә экологик иминлекне үстерү һәм яңа алдынгы технологияләрне кертү мәсьәләләренә багышланган.

Конференция сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, экология өлкәсендә белгечләр һәм экологик җайланмалар җитештерүчеләр өчен файдалы булачак.

Катнашучылар алдынгы белгечләр белән практик чишелешләр буенча фикер алышырга, өр-яңа эшләнмәләр белән танышырга, эшлекле программада катнашырга һәм башка мөмкинлекләрне алачак.

Конференциягә кушылырга һәм нечкәлекләрне рәсми сайтта белергә мөмкин: https://eco-conf.ru/?ysclid=mfpagsz6wl113731412

Чара масштаблы халыкара вакыйга — «ИНТЕГРАЦИЯ» VII Евразия эшлекле форумы составына кертелгән. Конференциягә заявка биргәннән соң, һәркем форумның барлык вакыйгаларына өстәмә теркәлмичә бара алачак.

Исегезгә төшерәбез, быел «Экологик машина төзелеше» халыкара фәнни-гамәли конференциясе өченче мәртәбә уздырыла. Чара «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән өр-яңа экологик технологияләр тәкъдим итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International