Мамадыш районын тикшерү барышында Кама буе идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны ачыкладылар. Түбән Тәкәнеш авылында Завод урамында экологлар рөхсәтсез асфальт-бетон ватыклары чүплеген таптылар. Хокук бозу мәйданы 71 кв.м тәшкил итә.
Мамадыш районы башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозмау турында кисәтү җибәрелде.
Исегезгә төшерик, табигать саклау законнары бозылуның барлык фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары аша хәбәр итәргә мөмкин:
«ПОС» кире элемтә платформасында;
Интернет кабул итү бүлмәсендә http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;
«Халык контроле» системасындагы «Экология» категориясенә;
«Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы буенча.