Экологлар Чаллыда санкцияләнмәгән чүплек таптылар

2025 елның 17 сентябре, чәршәмбе

Чаллы шәһәре территориясен тикшерү барышында Экология министрлыгының Кама буе идарәсе инспекторлары тарафыннан санкцияләнмәгән чүплек ачыкланды. Металлургия урамында экологлар төзелеш һәм ремонт эшләреннән калдыклар, шулай ук полимер материаллар таптылар.

Хокук бозу мәйданы – 57 кв.м.

Экология министрлыгы тарафыннан Чаллы шәһәре башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтү белдерелде.  

Исегезгә төшерәбез, табигатьне саклау законнарын бозуның барлык фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары аша хәбәр итәргә мөмкин:

- «ПОС» кире элемтә платформасында;

- интернет аша кабул итү системасына: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;

- «Халык контроле» системасындагы «Экология» категориясенә;

- «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International