ТР Экология министрлыгы инспекторлары Кама Тамагы районында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен экологик дәресләр үткәрде

2025 елның 16 сентябре, сишәмбе

Экология министрлыгының Идел аръягы идарәсе инспекторлары Кама Тамагы районының Куйбышев Затоны поселогындагы «Родничок» балалар бакчасы нәниләренә табигатькә сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеге турында сөйләделәр.

Балалар танып белү мультфильмын карадылар, ул аларга әйләнә-тирә дөнья турында кайгыртуның мөһимлеген аңлатты. Аннан соң балалар экологларның сорауларына җавап бирделәр, табышмакларны чиштеләр һәм Татарстанда яшәүче хайваннар турында сөйләгәннәрне тыңладылар.

Балаларга барыннан да бигрәк чүп-чарны аерым җыю уены ошады. Балалар калдыкларны бик теләп сортларга аердылар һәм алган белемнәрен ныгыттылар.

«Бүген балалар әйләнә-тирә дөнья белән чын-чынлап кызыксындылар. Нәкъ менә шул яшьтә экологик аңның нигезе салына һәм табигатькә сакчыл мөнәсәбәт формалаша. Бүген алган белемнәр балаларга чын дуслар һәм планетабызны саклаучылар булып үсәргә ярдәм итәр дип ышанам», – дип билгеләп үтте ТР Экология министрлыгының Идел аръягы идарәсе белгече Әминә Хәйсарова.

Экология дәресе азагында һәр балага экология тематикасына төсле буяулар бүләк ителде.

Мондый чаралар үсеп килүче буынның экологик грамоталылыгын арттырып кына калмыйча, «Экологик иминлек» илкүләм проектын гамәлгә ашыруда мөһим адым булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International