ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына Буа районының Ырынгы авылында санкцияләнмәгән чүплек турында халыктан мөрәҗәгать килде.
Идел аръягы идарәсе инспекторлары урынга чыктылар, аның барышында Ырынгы авылы янында җитештерү һәм куллану калдыкларын законсыз чүпләү факты расланды. Хокук бозу мәйданы – 45 кв.м.
Ырынгы авыл җирлеге башкарма комитеты адресына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозмау турында кисәтү җибәрелде. Бүгенгә чүплек бетерелгән.