Бу ялларда Татарстанның берьюлы ике шәһәре «Чиста мирас» олимпиадасына ярдәм йөзеннән «Игелекле эшләр эзләре буенча» республика марафонына кушылды. Аны «Татнефть» компаниясе ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән берлектә үткәрә.
«Калдыкларны керемнәргә» беренче экологик акциясе Түбән Камада узды. Халык балалар белән бергә макулатура һәм пластик тапшырды, үсеп килүче буынга туган шәһәр турында кайгыртуның мөһимлеген күрсәтте. Чара йомгаклары буенча ике тоннага якын икенчел чимал җыеп алынды.
Икенче экологик десант Нурлатка төште. Биредә 60 укучы үзәк паркка өмәгә чыкты. Балалар чүп-чарны җыйдылар һәм паркны чистартуга зур өлеш керттеләр, халыкның яраткан урыннарының берсен тагын да чистарак иттеләр.
Өмәдән соң Нурлат яхшылык эстафетасын киләсе шәһәр – Лениногорскка тапшырды.
Исегезгә төшерәбез «Чиста мирас» олимпиадасы быел өченче мәртәбә «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә. 5-9 сыйныф укучыларының һәрберсе катнаша ала. Нечкәлекләре рәсми сайтта бар: https://чистоенаследие.рф.