Россия экология операторыннан «Яшел премия»дә катнашырга чакырабыз!

2025 елның 12 сентябре, җомга

Россия экология операторы ел саен «Яшел премия» конкурсын үткәрә. Бу үз проектларың турында сөйләү, танылу һәм Россиянең экологик киләчәгенә өлеш кертү өчен менә дигән мөмкинлек.

«Яшел премия»дә җиңүчеләр булып табигатьне саклау өлкәсендә экологик проектларга бәйле эшчәнлек алып баручы физик һәм юридик затлар, мәдәни, корпоратив, иҗтимагый һәм мәгариф оешмалары танылачак.

Гаризалар 2025 елның 1 ноябренә кадәр кабул ителә.

«Яшел премия»дә профильле трекларда катнашырга мөмкин: «Профессиональ трек», «Иҗтимагый трек».

Профессиональ трек иң яхшы экологик практикаларны ачыклый: эре сәнәгать компанияләре һәм бизнес, төбәк операторлары, югары, урта махсус уку йортлары һәм мәктәпләр, социаль эшкуарлар, аграр-сәнәгать комплексы проектлары, шулай ук технологик һәм цифрлы проектлар.

Иҗтимагый трек җәмгыятьтә экологик лидерларны ачыклый, табигатьне саклау тармагындагы иң яхшы иҗтимагый һәм коммерцияле булмаган проектларны тиражлый һәм масштаблый, экологик үзәкләргә ярдәм итә. Мондый проектлар халыкның гомуми мәдәни дәрәҗәсен күтәреп кенә калмыйча, табигатькә җаваплы мөнәсәбәткә дә илһамландыра.

Гаризалар сылтама буенча җибәрелә: https://award.reo.ru/.

Премиянең максаты – калдыкларны эшкәртү белән бәйле һөнәрләрнең абруен күтәрү, аңлы рәвештә куллануны алга этәрү һәм Россиядә яңа экологик культура тәрбияләү, бу «Экологик иминлек» илкүләм проекты максатларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International