Чаллыда «Халык контроле» гаризасы буенча тагын бер чүплек теркәлде

2025 елның 12 сентябре, җомга

«Халык контроле» системасы аша килгән заявканы карау барышында Татарстан Экология министрлыгының Кама буе идарәсе инспекторлары Чаллы шәһәрендә табигатьне саклау законнарын бозу очрагын расладылар. Сибгатуллин урамында экологлар санкцияләнмәгән җитештерү һәм куллану калдыклары чүплеген теркәделәр. Чүплек составына шулай ук кирпеч ватыклары, бетон ватыклары һәм өемле грунт керә.

Бозуның мәйданы – 46 кв.м, ә күләме 41 куб.м тәшкил итә.

Экология министрлыгы Чаллы шәһәре башкарма комитеты адресына мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтү белдерде.

Исегезгә төшерик, табигать саклау законнары бозылуның барлык фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары аша хәбәр итәргә мөмкин:

- «ПОС» кире элемтә платформасында;

- интернет аша кабул итү системасына: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;

- «Халык контроле» системасындагы «Экология» категориясенә;

- «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International