Тукай районында рөхсәтсез чүплек бетерелде

2025 елның 10 сентябре, чәршәмбе

Тукай районын мониторинглау барышында Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Кама буе идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны ачыкладылар. Калмаш авылы территориясендә санкцияләнмәгән төзелеш һәм көнкүреш калдыклары чүплеге теркәлде.

Чүплекнең мәйданы – 132 кв.м, ә күләме – 43 куб.м.

Калмаш авыл җирлеге башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозмау турында кисәтү белдерелде. Бүгенге көндә чүплек урыны тәртипкә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International