Элегрәк ТР Экология министрлыгының Кама буе идарәсе инспекторлары Чаллы шәһәре территориясен тикшергән иде. Мәләкәс аръягы микрорайонында табигатьне саклау законнарын бозу, атап әйткәндә, санкцияләнмәгән чүплек булуы ачыкланды.
Төзелеш һәм ремонт эшләре калдыклары, сортларга аерылмаган торак калдыклары, мебель кисәкләре, үсемлек калдыклары, лом, бетон һәм пыяла ватыклары, шулай ук полиэтилен калдыклары табылды. Бозу мәйданы – 143 кв.м, ә күләме 72 куб.м тәшкил итә.
Экология министрлыгы тарафыннан Чаллы шәһәре башкарма комитетына мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтү белдерелде.
Кабат урынга чыкканда чүплек өлешчә генә бетерелгән иде. Бүгенге көндә чүплек тулысынча бетерелгән.