Татарстан Экология министрлыгы сулыкларны мониторинглауның "Акваториум" илебез системасын эшләтеп җибәрде

2025 елның 3 сентябре, чәршәмбе

Казанның Урта Кабан күлендә су ресурсларын мониторинглауның "Акваториум" инновацион комплексы урнаштырылды - ул тулысынча үзебездә эшләнгән, су сыйфатының төп параметрларын реаль вакыт режимында күзәтеп барырга сәләтле.

Яңа система Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының Ишкәкле спорт төрләре федераль спорт-тренировка үзәге янында урнашкан. Комплекс биш төп күрсәткечне: водород күрсәткечен (pH), температураны, оксидлашу-кайтарылу потенциалын, чагыштырма электр үткәрүчәнлеген һәм суның болганчыклыгын өзлексез үлчи һәм күрсәткечләрне тапшыра.

Әлеге комплексны урнаштыру "Экологик иминлек" илкүләм проектына ярдәм йөзеннән гамәлгә ашырыла, анда су мохитен мониторинглау һәм савыктыру "Россия суы" федераль проекты аша башкарыла торган төп бурычларның берсе булып тора. Әлеге проект су ресурсларының торышы турында объектив мәгълүмат җыюга, экологик иминлекне тәэмин итүгә һәм табигатьне саклау буенча нәтиҗәле чаралар эшләүгә юнәлдерелгән.

"Татарстан Республикасы Экология министрлыгы заказы буенча быел без сынау режимында бу җиһазны Татарстанда урнаштырдык. Платформа үзебезнең программа тәэминатында эшли һәм барлык мәгълүматларны автоматик режимда параметрларны җентекләп анализлау өчен үзәк пунктка тапшыра", - дип аңлатты инновацион системаны эшләгән Naeco компаниясе генераль директоры Алексей Булыгин.

Тышкы яктан "Акваториум" кояш панельләре белән буй булып тора, бу платформаны энергетик яктан бәйсез һәм экологик яктан чиста итә. Системаның төп өстенлекләре арасында – еш хезмәт күрсәтмичә автоном эшләү, модульле конструкция һәм мәгълүматларны читтән торып тапшыру мөмкинлеге.

Комплекс төрле су объектларын – елгаларны, күлләрне һәм сусаклагычларны мониторинглау өчен каралган, бу исә суның сыйфатын оператив контрольдә тотарга һәм пычрануларны вакытында ачыкларга мөмкинлек бирәчәк. Әлеге системаны эшләтеп җибәрү Татарстандагы су объектларының торышын күзәтүдә мөһим этап булачак һәм киләчәктә Куйбышев сусаклагычы экосистемасы турында яңа мәгълүматлар алырга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International