Татарстан халкы ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов премиясенә ия була ала

2025 елның 2 сентябре, сишәмбе

Гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеш өчен ТР Рәисе премиясенә гаризалар кабул ителә башлады. Бу Россиядә коммерцияле булмаган оешмалар һәм иҗтимагый берләшмәләр өчен булдырылган беренче премия. Ул Татарстанда 2015 елдан бирле үткәрелә.

Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов сүзләренчә, узган ун ел эчендә иң катлаулы шартларда да безнең җәмгыять үзенең җитлеккәнлеген күрсәтте һәм дәүләтнең чын терәге булды. «Шунысы куанычлы, төп эшчәнлеге хәйриячелек һәм волонтерлыкны үстерү булган оешмалар саны елдан-ел арта. Безнең кешеләрнең тормышын яхшы якка үзгәртә торган, социаль проблемаларны хәл итәргә һәм традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгытырга мөмкинлек бирә торган социаль әһәмиятле проектлар гамәлгә ашырыла», - дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.

Премия халыкка һәм коммерциягә карамаган оешмаларга эшчәнлекләре һәм проектлары өчен, шулай ук Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә күпьеллык шәхси өлеш кертүләре өчен бирелә.

Һәр катнашучының 800 мең сумга кадәр оту мөмкинлеге бар.

Документлар 29 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Батурин ур., 7А.

Барлык җентекле мәгълүмат Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми сайтында сылтама буенча урнаштырылган: https://oprt.tatarstan.ru/konkurs-v-2025-godu.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International