«Халык контроле» системасы аша килгән мөрәҗәгатьләрне карау барышында ТР Экология министрлыгының Үзәк идарәсе инспекторлары Казан шәһәренең Идел буе районы территориясен тикшерделәр. Мониторинг барышында табигатьне саклау законнарын бозу факты расланды, ә атап әйткәндә, Мирный торак массивында теркәлгән ике санкцияләнмәгән чүплек булуы ачыкланды.
Беренче хокук бозу Мелитопольская урамында, анда торак калдыклары белән чүпләнү факты ачыкланды. Санкцияләнмәгән чүплекнең мәйданы 36 кв.м тәшкил итә. Икенче хокук бозу Новосельская урамында теркәлде, урында 12 кв. м мәйданда төзелеш калдыклары табылды.
Ике очракта да Вахитов һәм Идел буе районнары башкарма комитетына мәҗбүри таләпләрне бозуның ярамавы турында кисәтү җибәрелде.
Бүгенгә чүплекләр бетерелгән.