«Халык контроле» системасы аша килгән белдерүне карау кысаларында ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары Әлмәт районы территориясен тикшерделәр. Әлмәт шәһәренең Геофизик-Шоссейная урамында экологлар 141 кв.м мәйданлы рөхсәтсез төзелеш калдыклары чүплеген теркәделәр.
Участокта агач тартма калдыклары, алюминий савытлар, бетон һәм борт ташлары ватыклары, цемент калдыклары табылды.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыян 118 мең сумнан артык күләмдә исәпләнде. Чүплек шәхси территориядә теркәлде.
Хокук бозучыга, ә ул физик зат булып чыкты, хокук бозуны кичекмәстән бетерү һәм китерелгән зыянны каплау таләбе белән дәгъва җибәрелде.
Исегезгә төшерик, табигать саклау законнары бозылуның барлык фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары аша хәбәр итәргә мөмкин:
- «ПОС» кире элемтә платформасында;
- интернет аша кабул итү системасына: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;
- «Халык контроле» системасындагы «Экология» категориясенә;
- «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы буенча.