MAX мессенджерында «Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре» махсус чат-боты эшли башлады

2025 елның 14 августы, пәнҗешәмбе

MAX мессенджерында «Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре» махсус чат-боты эшли башлады, аның ярдәмендә кирәкле сервислардан дәүләт учреждениеләренә кермичә дистанцион рәвештә файдаланырга мөмкин. 

Мәсәлән:

- счетчик күрсәткечләрен тапшырырга;

- салымнарны һәм дәүләт пошлиналарын түләргә;

- торак-коммуналь хуҗалык һәм газ хезмәтләре өчен түләргә;

- балалар бакчасы өчен түләргә;

- ДАИ штрафларын тикшерергә һәм түләргә;

- табибка язылырга мөмкин.

Яңа сервистан файдалану өчен кулланучыларга MAX мессенджерын урнаштырырга һәм эзләү юлында тиешле ботны табарга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International