Экологлар Аксубай районында зур чүплек таптылар

2025 елның 13 августы, чәршәмбе

Аксубай районы территориясен мониторинглау барышында Идел-Кама идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны ачыкладылар. Яңа Ибрай авылының көнчыгыш читендә санкцияләнмәгән торак калдыклары чүплеге табылды.

Хокук бозу мәйданы – 2300 кв.м дан артык.

Хокук бозу турындагы мәгълүмат, чаралар күрү өчен, Татарстан районара табигатьне саклау прокуратурасына җибәрелде. Әлеге хокук бозу халыкка – 2 меңнән 3 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга 10 меңнән 30 мең сумга кадәр штраф салуга китерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International