Нурлатта санкцияләнмәгән төзелеш калдыклары чүплеге бетерелде

2025 елның 12 августы, сишәмбе

Моңа кадәр Нурлат районы территориясен мониторинглау барышында Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны ачыклаганнар иде. Нурлатның Склад урамында экологлар рөхсәтсез төзелеш калдыклары чүплеген таптылар. Участокта биналарны җимерү һәм сүтү калдыклары, кирпеч ватыклары табылды. 

Хокук бозу мәйданы – 250 кв.м, күләме 150 куб.м тәшкил итә. 

Нурлат районы башкарма комитеты адресына чүплекне кичекмәстән бетерү таләбе белән табигатьне саклау законнарын бозуның ярамавы турында кисәтү җибәрелде.

Бүгенге көндә чүплек бетерелгән, территория тиешле хәлдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International