Түбән Кама районын мониторинглау барышында экологлар Кызыл Чапчак авыл җирлегенең Олы Аты авылында санкцияләнмәгән карьер таптылар. Территорияне тикшергәндә ком чыгару эше алып барылмый иде, карьер янында техника тормады, әмма бу җир кишәрлегендә элек башкарылган эшләрнең яңа эзләре табылды.
Законсыз карьерның мәйданы 4,9 мең кв.м тәшкил итә.
Кама аръягы идарәсе инспекторлары хәбәр иткәнчә, бу кишәрлектә җир асты байлыкларыннан файдалану хокукына лицензия юк, шулай ук Министрлыкта әлеге территориядә нинди дә булса җир эшләре башлануы турында хәбәр дә теркәлмәгән.
Кама аръягы идарәсе инспекторлары Кызыл Чапчак авыл җирлеге башкарма комитеты адресына законнарның мәҗбүри таләпләрен бозмау турында кисәтү юлладылар.