Элегрәк Чистай районы территориясен мониторинглау барышында Идел-Кама идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозу очрагын ачыклаганнар иде. Чистай шәһәренең Һ.Такташ урамында экологлар торак калдыклары һәм төзелеш-ремонт эшләре калдыкларыннан торган санкцияләнмәгән зур чүплек таптылар.
Хокук бозу мәйданы 4,5 мең кв.м артык, ә күләме 1844 куб.м тәшкил итә.
Идел-Кама идарәсе инспекторлары Чистай районы башкарма комитеты адресына табигатьне саклау законнарын бозуга юл куймау һәм бозуны бетерү зарурлыгы турында кисәтү юллаган иде.
Бүгенге көндә чүплек бетерелгән, территория торгызылган һәм тиешле хәлгә китерелгән.