Мамадыш районында чираттагы бетон чүплеге табылды

2025 елның 11 августы, дүшәмбе

Мамадыш районын тикшерү барышында Кама буе идарәсе инспекторлары хокук бозу урынын ачыкладылар. Экологлар Ташлы авылының Кооператив урамында тимер-бетон әйберләр калдыклары рәвешендә рөхсәтсез чүплек таптылар.

Кагыйдә бозуның мәйданы – 50 кв.м, ә күләме 45 куб.м тәшкил итә.

Чүплек урынында калдыкларны бушату өчен йөк транспорты теркәлде.

Гаепле затка карата Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча хезмәткәрләре һәм Кама буе идарәсе инспекторлары тарафыннан административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International